21 октябрь 2020 яңалыклары
-
Бөгелмәдә бүген беренче кар яуды
Фотолар һәм видеоларны бөгелмәлеләр социаль челтәрләрдә актив урнаштыра башлады.
-
Медведев дүрт көнлек эш режимына күчү буенча фикер алышуны дәвам итәргә чакырды
Россиядә эш белән тәэмин итүнең яңа формалары буенча хезмәт законнарына төзәтмәләр кертү башланды, цифрлы технологияләр үсеше буенча мондый төзәтмәләр дәвам итәчәк.
-
ТР кафелары һәм рестораннарының, Covid-кагыйдәләрен үтәмәү аркасында, эш вакытын кыскартырга мөмкин
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсендә хәзер республиканың җәмәгать туклануында санитар кагыйдәләр үтәлә, дип ышандырдылар.
-
Бөгелмә районында пандемия башланганнан бирле коронавирус белән авыруның 26 очрагы теркәлгән
Район башлыгы СOVID-19 аркасында килеп туган хәл уңаеннан аңлатмалар бирде.
-
Татарстанда коронавирус белән ешрак зарарлана башладылар
Хәл күпчелек хезмәткәрләрнең отпусклардан кайтуы белән бәйле.
-
Бөгелмәдә ишегалды территорияләрен һәм юлларны төзекләндерү проектларын тормышка ашыру дәвам итә
Бөгелмә мэриясендә шәһәр тормышының төп мәсьәләләре буенча атналык киңәшмә узды. Аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров алып барды.
-
Бөгелмә егете Сергей Рыжиков халыкара космик станция командиры булды
64нче озак вакытлы экспедиция 2021 елның апреленә кадәр дәвам итәчәк.
-
Ноябрьдә татарстанлыларны өстәмә ял көннәре көтә
Бәйрәмнәр алдыннан эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.
-
Тәбрис Яруллин милли китапханәдә «китап коллекторлары» эшләячәген әйтте
Милли китапханә җитәкчесе урынбасарының «Ялкын» яшүсмерләр журналы өчен уздырган экскурсиянең видеоязмасын журналның YouTube каналыннан карап була.
-
Тагын 44 татарстанлы Covid-19 белән авырый
Узган тәүлек эчендә авыручыларның икесе чирне республикадан читтә йоктырган.
-
Бөгелмәдә акробатика юлында сикерү буенча Көзге беренчелек ярышлары үтте
Ярышлар, барлык саклык чараларын үтәп, тамашачысыз узды.
-
Татарстанлылар «Халык контроле»нә элмә такталар һәм күрсәткечләр турында сөйли алалар
Гариза ун көн дәвамында эшкәртелә.
-
Татарстанда «ФормART» стрит-арт фестиваленең иң яхшы эше өчен халык тавыш бирүе башланды
Фестивальгә йомгак ноябрь аеның беренче декадасында ясалачак.
-
2021 елда Татарстан Иделне савыктыруга 544 млн сумнан артык акча юнәлдерәчәк
Киләсе елга республика бюджетында «Әйләнә-тирә мохитне саклау» бүлеге буенча чыгымнар 975,5 млн сум күләмендә планлаштырылган.
-
Баулыда үз фатирында газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә ир-ат зыян күрә
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.